журнал акчарлак последний номер
Газета Акчарлак
– Рөстәм абый, быел гөмбә бик юк, диләр.
– Гөмбәче булмаганнарга юк инде ул. Үземнең коллективтагы дусларны, хатынны да гөмбәгә алып барам. “Менә монда гөмбәләр, җыегыз”, дип күрсәтеп китәм, юк инде, артларыннан килеп, үземә җыеп китәргә кирәк.
– Җыйган гөмбәне хатыныгыз эшкәртәме?
– Үзем дә бик рәхәтләнеп чистартам. Процессы ошый. Мыр-мыр булса да, хатын да булыша.
🍄🌲Гөмбә җыйдыгызмы быел? Күпме?
#акчарлакгазетасы
#казан
#гөмбәче
#гөмбә
#казан
#татарстан
#анонс
#яңасан
#түбәнкама
#рөстәммортазин»> «ЕЛАН БЕЛӘН КҮЗГӘ-КҮЗ ОЧРАШТЫК»
Рөстәм Мортазин – Түбән Камадагы “Илһам” ансамбле артисты. Тик мин аны җырчы түгел, гөмбәче буларак әңгәмәгә дәштем. Шаян, телгә тапкыр булып чыкты ул.
– Рөстәм абый, быел гөмбә бик юк, диләр.
– Гөмбәче булмаганнарга юк инде ул. Үземнең коллективтагы дусларны, хатынны да гөмбәгә алып барам. “Менә монда гөмбәләр, җыегыз”, дип күрсәтеп китәм, юк инде, артларыннан килеп, үземә җыеп китәргә кирәк.
– Җыйган гөмбәне хатыныгыз эшкәртәме?
– Үзем дә бик рәхәтләнеп чистартам. Процессы ошый. Мыр-мыр булса да, хатын да булыша.
🍄🌲Гөмбә җыйдыгызмы быел? Күпме?
Фото #repost @albina_fazlyeva_
#акчарлакгазетасы
#җәлилхәзрәтфазлыев
#туганкөн
#котлыйбыз»> Бүген зур хөрмәткә лаеклы шәхес – Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВның туган көне! Без аны 65 яшьлек юбилее белән котлыйбыз! Сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы, балалар игелеге күреп яшәвен телибез🤲
ҖӘЛИЛ ХӘЗРӘТНЕҢ ВӘГАЗЬЛӘРЕН ТЫҢЛАРГА, ГАЗЕТАБЫЗДА АНЫҢ БЕЛӘН ӘҢГӘМӘЛӘРНЕ УКЫРГА ЯРАТАСЫЗМЫ?
– Эштән киткәч, көн саен берәр төрле “второй”, салат, камыр ризыгы пешереп, Азнакайны урап
чыга идем. Ирем өйдә булса, аның машинасы белән, булмаса, җәяү чыгып китәм. Рәттән бөтен кибет, оешмаларга кереп, тәкъдим итеп йөрдем. 2-3 ел эшләгәч, аяклар сиздерә башлады. Хәзер аякларым авырта. Хатын-кыз күп эшне басып эшли. Мәсәлән, кайбер хатын-кыз пилмәнне дә басып ясый. Утырып эшләргә өйрәнергә кирәк. Аякларыгызны саклагыз, – ди Лилия ханым.
Килешәсезме?
ЯЗМАНЫ ТУЛЫСЫНЧА «АКЧАРЛАК»НЫҢ КИЧӘ ЧЫККАН, 37 САНЫННАН УКЫГЫЗ.
#акчарлакгазетасы
#казан
#татарстан
#ашсу
#тәмлебулсын»> Лилия УСМАНОВА: “Гөмбәне консервлап та, икрасын ясап та сатам”
Иминиятләштерү буенча укыса да, пешекче һөнәренә тартыла Лилия Усманова. Эшеннән китеп, кафега урнаша. Шунда бу һөнәрне бар яклап үзләштерә. Бераздан уңган ханым үз-үзенә эшләргә карар кыла.
– Эштән киткәч, көн саен берәр төрле “второй”, салат, камыр ризыгы пешереп, Азнакайны урап
чыга идем. Ирем өйдә булса, аның машинасы белән, булмаса, җәяү чыгып китәм. Рәттән бөтен кибет, оешмаларга кереп, тәкъдим итеп йөрдем. 2-3 ел эшләгәч, аяклар сиздерә башлады. Хәзер аякларым авырта. Хатын-кыз күп эшне басып эшли. Мәсәлән, кайбер хатын-кыз пилмәнне дә басып ясый. Утырып эшләргә өйрәнергә кирәк. Аякларыгызны саклагыз, – ди Лилия ханым.
Килешәсезме?
ЯЗМАНЫ ТУЛЫСЫНЧА «АКЧАРЛАК»НЫҢ КИЧӘ ЧЫККАН, 37 САНЫННАН УКЫГЫЗ.
«АКЧАРЛАК» нәшрият йорты (Издательский Дом)
«АКЧАРЛАК» нәшрият йорты (Издательский Дом) запись закреплена
Ак бураннар арасыннан
Пәйда булып кабат сының,
Иярәм дә китәм сиңең
Күз карашыңа буйсынып.
Син бер дигән егет булсаң,
Озын толымлы кызны мин
Бүген үз яшьлегем төсе
Булган үз кызыма тиңлим.
Безнең вәгъдәләр шаһиты
Энҗе бәсләр сарган каен
Исән әле, шул тирәдән
Урап узам кайткан саен.
Кәүсәсенә кагылуга
Ул да мине танып ала.
Яфракларын шыбырдатып,
Гүя, миңа аваз сала:
Унсигездә барысы да
Син дигәнчә булыр төсле.
Тормышның үз кануннары
Хыяллардан күпкә көчле.
Мәңге кисешмәслек булып
Аерылды безнең юллар.
Үз гаиләбез кочагында
Бер-бер артлы үтте еллар.
Зәңгәр томаннар артында
Калган яшьлек хатирәсен
Олыгая барган саен
Синең күзләрдә күрәсем
Килгәндә дә, күрешү эзләп
Вакланмады безнең сөю.
Хас түгел чын яратуга
Хисләр кубызына бию.
Бер-беребез хәтерендә
Якты сагыш булып калып,
Гөнаһ түгелдер ул, яшәү
Хатирәләргә уралып.
. Өермәле ак буранның
Бүген янә купкан мәле.
Хатирәләр бураны да
Тиз генә басылмас әле. Фәүзия Мөхәммәтова. Норлат.
«АКЧАРЛАК» нәшрият йорты (Издательский Дом) запись закреплена
СОЛДАТ ХӘТЕРЕ.
(Безнең чор солдатлары турында)
Һәр ел саен, февраль якынлашкач,
Хәтирәләр телә бәгырен.
Показать полностью.
Туган йортларыннан читкә киткәч,
Кем белә соң солдат кадерен?
Һич онытмый: армиягә дигән
Повестканы тотып кайтканын.
Сөйгән ярын кочагына кыскач,
Сизмәде дә таңның атканын.
Әти-әни фатихасын алып,
Иртәгесен чыгып киттеләр.
Иптәшләре белән кочаклашып,
«Авыл көе»н җырлап үттеләр.
Муенына тезгән яулыкларны
Болгады ул кулы талганчы.
Тау башына җитеп, туган авылы
Күренмәслек булып калганчы.
Әнисенең яшьле күзкәйләрен
Җилләр инде ерак алдылар.
Күз алдында алар ике елга
Он(ы)тылмаслык булып калдылар.
Военкомат ишек алларында,
Шеренгага алар тезелде.
Туган яклар, райондашлар белән
Бик озакка юллар өзелде.
Дулкынланып торган чәчләре дә
Пеләш башка хәзер әйләнде.
Дед-солдатлар, әллә кемнәр кебек
Тик торганда килеп бәйләнде.
Солдат киемнәрен, минут санап,
Ничә тапкыр киеп-саласы.
«Марш-бросок» дигән приказларны
Килми хәзер искә аласы.
«Отбой»лары көтеп алынса да,
«Подъём»ына килми торасы.
Килә иде кайчак командирның
Авыз-колакларын борасы.
Җиде йөз дә утыз көнне солдат,
Минутларны санап уздырды.
Ничә күн итекнең баш(ы)на җитте,
Күпме портянкалар туздырды.
Сагындырды, бик-бик сагындырды,
Туган яклар керде төшләргә.
. Авылына кайтып җитте әнә.
Ниләр көтә. Белмим. Нишләргә.
Туган йорты. Каршы алырга дип,
Бар туганнар килгән җыелып.
Әни елый. Әнә сөйгән кызы,
Көчкә генә тора тыелып.
Ул тешләгән ипи кисәккәен,
Куйган булган, ана, сакларга.
Шул телем бит аны исән-имин
Алып кайткан туган якларга.
. Еллар узды. Саг(ы)нып көтеп алган
Сөйгән яры әл(е)дә янында.
. Һәр ел саен, бәйрәм якынлашкач,
Хәтирәләр кайный җанында.
«АКЧАРЛАК» нәшрият йорты (Издательский Дом) запись закреплена
Газета Акчарлак


яки (843) 562-11-56 телефонына шалтыратып заказ бирә аласыз!

Показать полностью.
1) ЗӨЛФИЯ МАНСУРНЫҢ «МИН КӨТӘРМЕН, ТИК СИН. АШЫКМА» китабы. (Зөлфия Мансур – һөнәре белән агроном. Биш баланы ялгызы үстереп, аларны олы юлга чыгарып, тормыш авырлыкларына бирешмичә, киләчәккә өмет белән яшәүче олы йөрәкле ана. Әлеге китапка авторның гаилә ыгы-зыгылары, ачы язмышлары, гыйбрәт алырлык хәлләр, мәхәббәт һәм хыянәт турындагы хикәяләре туплап бирелде.)
3) РӨСТӘМ ХӘЗРӘТ ЗИННУРОВ вәгазьләре тупланган «ИНСАН ҺӘМ ИМАН», «ҖӘННӘТ ЮЛЫ» КИТАПЛАРЫ.
«АКЧАРЛАК» нәшрият йорты (Издательский Дом) запись закреплена
Газета Акчарлак
Минем тормышымда – «Акчарлак»
Мин авылда китапханәче булып эшлим. Бакча эшләре белән ләззәтләнеп йөргәндә, хат ташучы апа бер кочак газеталар тоттырып, шатландырып китте. Күргәнегезчә, өйгә кереп җитәргә түземлек җитмәде. Эш коралымны янга куеп, көтеп алынган “Акчарлагымны” барларга тотындым.
Гүзәлия ГЫЙБАДУЛЛИНА.
Югары Ослан, Бакчасарай.
Кәҗә белән Казанга
“Акчарлак”ның 15 яше җиткән,
Ни бүләк итим икән?
Ак кәҗәмне җитәкләп,
Казанга илтим микән?
Уфа – Казан арасы,
Шактый гына барасы.
Кәҗәсе түгел – мәзәге,
Гаеп итмәсләр әле.
Әдибә ШӘРИФУЛЛИНА.
Башкортстан, Бүздәк районы, Уран авылы.

Таудан ничек төшәргә?
Бу ялларда эш күп булды,
Бик зур чокыр казыдым.
“Акчарлак” укып ял итәм,
Шуның хәтле арыдым.
Әһә, ребуслар бар икән,
Кирәк булыр чишәргә.
Өйгә кереп китәр идем,
Таудан ничек төшәргә?!
Гадел ХӘБИБУЛЛИН ( 5 яшь)
Балык Бистәсе, Корноухово.
Агач башында гәҗит укыйм
“Акчарлак”тан бер дә аерыласым килми. Үзем белән бакчага да алып барам. Тынычлап укырмын дип агач башына мендем. Менүен мендем дә, хәзер ничек кире төшәргә икән дип утырам…
Өмәдә дә “Акчарлак” белән
Өмә гөрли күршебездә,
Казлар саны – унсигез.
Күтәргесез, сөбханалла,
Барысы да бик симез.
Каз өмәсе бездә булмый
Гармун моңыннан башка.
Җыр белән эшне башладык
Китә казлар Донбасска.
“Акчарлак” укып өмәдә
Фикерләр алышабыз.
Өлкән булсак та яшьләрдән
Аз гына калышабыз.
Каз итенең менә бүген
Бәлешләрен пешердек.
Гореф-гадәт, йолаларны
Тагын искә төшердек.
Су буйлары бигрәк ямьле,
Казлар юдык агымда.
Киләсе елга бәбкәләр
Бик күп булсын тагын да.
Каз канатын сыдырганда
Тагын өмә ясарбыз.
Шунда “Акчарлык”ны укып
Күп яңалык ачарбыз.
Раилә БАРИЕВА.
Әгерҗе, Уразай.
«газета акчарлак»
Альбина Солнышко запись закреплена
Фаузия Мухаметова запись закреплена
Фаузия Мухаметова запись закреплена
Синең белән мәртәбәле халкың.
(ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан җыр язу өчен)
Бөек Болгар чоры, Алтын Урда,
Показать полностью.
Казан ханлыгының мирасы –
Татарстан – Идел йортыбызда
Мәгърур калкан булып торасың.
Кушымта:
Татарстан – томырылып очкан
Аргамактай алга ыргылып,
Гасырларны – гасырларга ялгап,
Дастаннарга күчтең җыр булып.
Җир шарында тынычлык сөюче
Ил буларак шөһрәт казандың.
Бар җиһанга үрнәк өлге бүген
Мәркәзебез – шәһри Казаның.
Кушымта:
Кырларыңда иген күкрәп үсә,
Үз хәзинәң кара алтының.
Татарстан дигән хөр Ватаны
Хезмәт сөйгән эшчән халкыңның.
Милләтара дуслык һәм бердәмлек
Идел йортыбызның кыйбласы.
Татарстан – сиңа тугры юлдаш
Ак Барслы дәүләт туграсы.
Кушымта:
Синең белән мәртәбәле халкың,
Синең белән горур милләтең.
Дөнья үзе зурлый галиҗәнап,
Татарстан җөмһүриятен. Фәүзия Мөхәммәтова.
«Язмыш сынаса да сынмаган»-Акчарлак газетасы
Балтач районындагы бу авариянең очраклы гына булмавын да белгертте Рәсүлә апа. Ышанмаслык хәл, әмма бер Рөстәм белән генә мондый бәхетсезлек килеп чыкмаган, сыйныфташ дүрт егет ел саен берәр бәла-казага очрап торган. 2011 елда авыл клубы каршында берсен машина бәрдереп үтерә. Аннан тагын бер егет авыл борылышында юл һәлакәтенә эләгеп бакыйлыкка күчә. Бер елдан Рөстәм чак кына үлемнән кала. Бер ел узгач, янә бер сыйныфташының канында начар авыру табалар. Хәзер боларны язып утыруы гына җайлы. Бер авылда шуның кадәр яшь гомер харап булуын тирәннән уйласаң, акылдан язарлык. Шунда ата-аналар моның гади генә язмыш сынавы булмавын абайлап, корбан чалдырырга уйлый. Коръән укыткач, хәсрәтләр аларны урап уза башлый.
Рәсүлә апа үзе тумышы белән Балтачтан. 1999 елда икенче ирен очратып бирегә кайтып төпләнә. Бик матур гына яшәп китәләр, ике бала алып кайталар, Зирәк абый ияртеп килгән кызы белән улына да үз нарасыйлары кебек карый.
Балалары да зур ярдәмчеләре, кечкенә кызы Айгөл биюче, укуга да өй эшләренә дә җитешә. Айнур 18 яшен тутырып, кулына машина йөртү турында таныклык алырга хыялланып йөри. Олы кызы Лилия тормышлы булып, инде әнисенә беренче онык бүләк итәргә өлгергән.
Героемны күрше-тирә районнар уңган пешекче итеп тә белә әле. Инде ун елга якын ул бавырсак пешереп күпләрнең мәҗлесен бизәп килә.
Авызда эрерлек тәмле бавырсак серен дә чишәргә булды тәҗрибәле пешекче. Бөтен хикмәт күңел биреп эшкә керешүдә икән.
Кыскасы, менә шундый булган һәм алтын холыклы хатын-кыз тарихы сезгә. Килгән авырлыкларны тыныч кына кабул итеп, язмышның бормалы юлларын горур уза белүче герой ана.
— Мин бу авыл килене генә булсам да, авылдашлар хур-ят итмәде. Авыр вакытта ярдәм кулы суздылар. Каенанам күршедә генә тора, аның яхшылыкларын да санап бетергесез. Балалары урын өстендә яткан ата-аналарга исә бары сабырлык телим. Этләр-песиләр дә үз нарасыйларын ташлап китми. Нинди булсалар да балаларны безгә карыйсы. Аллаһы Тәгалә сәламәтлектән генә аермасын!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз








