кунел радиосы номер телефона

Радио Кунел

кунел радиосы номер телефона

Плейлист радиостанции

Частота вещания по городам:

Контактная информация

Телефон: +7 (8552) 54–89–21, +7 (8552) 56–15–09

Адрес: 27-й комплекс, 19, Набережные Челны, Россия

Отзывы о «Радио Кунел» (16)

кунел радиосы номер телефонаПавел 09.10.2021

кунел радиосы номер телефонаАртем 09.10.2021

Хотя развлекательное радио я слушаю редко, мне оно очень нравится. Удачи коллективу и организаторам радио.

кунел радиосы номер телефонаИльсур 03.10.2021

Уважаемый Амен Коннер Уважаемые радиослушатели. Я очень слушаю Kunel Radio, там очень популярные, красивые песни и ведущие.

кунел радиосы номер телефонаИльмир 23.09.2021

Радио супер, спасибо большое.

кунел радиосы номер телефонаФарид 10.06.2021

Большое спасибо всему персоналу крепкого здоровья.

кунел радиосы номер телефонаРаниль 05.06.2021

Все пишут только по-русски и на татарском у меня очень хорошо получается, мне нравится!)))) 🙂

кунел радиосы номер телефонаГульназ 10.05.2021

Спасибо!Лучшее радио, приятно слушать,хорошее качество!

кунел радиосы номер телефонаАлина 15.03.2021

кунел радиосы номер телефонаГульнара 01.03.2021

Очень приятное радио на родном языке, особенно для тех, кто далеко в Перми)

кунел радиосы номер телефонаagp1 14.02.2021

Источник

Кунел радиосы номер телефона

кунел радиосы номер телефона

Солтанова Зөлфия Нәби кызы

«Чаллы ТВ» телерадиокомпаниясе һәм «Челнинские известия»газетасы җитәкчесе.

кунел радиосы номер телефонаСитдиков Рафис Шәмсивәли улы

“Татмедиа” АҖ филиалы “Чаллы ТВ” телерадиокомпаниясе җитәкчесе урынбасары

Рафис Ситдиков Армиядә 2 ел хезмәт итеп кайткач, Ленин исемендәге Казан Дәүләт Университетында журналистика факультетында белем ала. Укуын төгәлләүгә Казан шәһәренең Совет районы Комсомол оешмасына эшкә урнаша ул. Тик һөнәре буенча эшләү теләге зур була анда, һәм ул «Шәһри Казан» газетасында журналист буларак үз юлын башлып җибәрә. 1992 елдан яшьләр шәһәре булган Яр Чаллы Рафис Ситдиковны да үзенә дәшә. «Нур» газетасында эшләп алгач, аны Чаллы шәһәренең эчке эшләр идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе итеп билгелиләр. 2015 елда ул “Чаллы ТВ” телерадиокомпаниясенә килә. Һәм бүгенге көндә директорның беренче урынбасары вазифасын башкара.

кунел радиосы номер телефона

Рузилә Раиф кызы Гатина

“Татмедиа” АҖ филиалы “Чаллы ТВ” телерадиокомпаниясе җитәкчесенең «Күңел» радиосы буенча урынбасары

Мәктәптә укыганда китапханә һәм тракторчы булырга хыяллана. Ләкин укуны тәмамлагач әнисе юлыннан китә: укытучы һөнәрен сайлый. Алабуга дәүләт педагогия институтында укыганда бик теләп театр түгәрәгенә йөри.

1997 нче елда ул “Күңел” радиосына эшкә килә. Журналист буларак экология, хәйрия, мәдәни темаларга меңнән артык тапшыру эшли һәм республика, Рәсәйкүләм бәйгеләрдә күп тапкырлар җиңү яулый. Бөтенрәсәй күләмендә үткәрелгән “Хәйриячелек – 2014” бәйгесендә катнашып, Рәсәй Президенты матбугат хезмәте башлыгы кулыннан кубок ала.

Бүгенге көндә Рузилә Гатина “Күңел” радиосын җитәкли. Аның кул астында 14 хезмәткәр.

“Бер урында таптанмаска, гел алга барырга, эзләнергә” – дигән принцип белән яши һәм эшли ул.

кунел радиосы номер телефонаВәлиева Алсу Равил кызы, музыкаль мөхәррир.

Мин кечкенәдән үк музыканы яратып устем һәм миңа төрле юнәлештәге җырлар ошый. Чаллы шәһәренең музыка мәктәбендә укуым да бүгенге һөнәремнең башлангычы булгандыр. Казан авиация институтында читтән торып белем алдым. Һәм язмыш мине «Якты юл» газетасына алып килде. Анда 5 ел эшләп, 2002 елда мин “Чаллы ТВ” телерадиокомпаниясенә эшкә килдем. Музыкаль мөхәррир буларак, радиога килгән һәрбер яңа җырны иң беренчеләрдән булып тынлыйм. Җырның көенә дә, сүзенә дә игътибар итми калмыйм. Минемчә, «Күңел»ле радиода яхшы кәеф бирүче җырлар тәүлек буе яңгырап торырга тиеш.

кунел радиосы номер телефонаРезедә Шакирова, радиода «Яңалыклар» бүлеге мөхәррире.

Мин мәктәп елларында активистка идем. Кечкенәдән авыл, район мәдәният йортларында, республика сәхнәләрендә чыгыш ясап үстем. Биим дә, шигырь дә сөйлим. 5нче сыйныфтан район газетасына мәкаләләр яза башладым. 6 сыйныфта инде район газетасының яшь хәбәрчесе санала идем. Кыскасы, журналист һөнәрен мин мәктәп партасыннан ук сайладым. Шулай да, күңелдә бер балачак хатирәсе сакланып калган: кечкенә вакытта әти миңа Сабантуйдан уенчык – табибның «эш кораллары» салынган сумка алып кайткан иде. Шулкадәр яратып уйнаган идем мин аның белән.Тик табиб һөнәрен сайларга туры килмәде. Журналист булу теләге көчлерәк булгандыр, күрәсең.

кунел радиосы номер телефонаГөлия Хәйдәрова, туры эфирда алып баручы.

Мин Сарман якларыннан. Искиткеч матур табигатьле Шәрләрәмә авылында туып-үстем. Сөйләүләренә караганда, кечкенә вакытта усал булганмын, кесәгә һәрвакыт вак ташлар тутырып йөргәнмен. Берәрсе күңелгә ошамаган сүз әйтсә, «отпор бирергә» таш әзер. Мин хәзер дә үз фикеремне катгый итеп әйтә беләм. Һәм бу журналист өчен бик кирәк сыйфат, дип уйлыйм.

“Күңел” радиосына 1998 елның февралендә килдем. Беренче мәртәбә эфирга чыгуым әле дә хәтердә. Нәкъ шул көнне без авыл яшьләре белән клубта спектакль – “Гөргери кияүләре”н куясы идек. Мин – Үринә ролендә. Эш вакыты бетүгә, тиз-тиз авылга йөгердем. Өлгердем бит тәки. Менә дигән итеп уйнап чыктык без аны!

кунел радиосы номер телефонаЗөһрә Фатыйхова, туры эфирда алып баручы.

кунел радиосы номер телефона

Мин Кукмара районы Нырты совхозында өченче бала булып дөньяга килгәнмен. 8нче сыйныфтан соң Казан театр училищесына укырга кереп, Марсель Сәлимҗанов, Илдар Хәйруллиннарда белем алып, юллама буенча Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар Дәүләт театрына эшкә килдем. 1991 елдан армия сафларына алынып, 3 ел Төньяк флотында су асты көймәсендә хезмәт иттем, соңыннан кире Минзәлә театрына әйләнеп кайттым. 1996 елда Чаллыга килеп «Чаллы ТВ» т елерадиокомпаниясе нә хәбәрче булып урнаштым. 1997 елдан «Күңел» радиосы ачылгач, беренче алып баручылар рәтенә эләгеп, биредә хезмәтемне дәвам итәм. Һәм 12 ел телевидениедә «Бүләккә җыр» тапшыруын алып бару да минем өчен зур бәхет булды.

кунел радиосы номер телефонаЗөһрә Сибәгатова, туры эфирда алып баручы.

Гүзәл табигатьле, үзенең талантлы шәхесләре белән дан тоткан Актаныш районында туып-үсүем белән мин бик тә горурланам. Кечкенәдән спорт белән шөгыльләндем, чаңгы ярышлары, баскетбол һәм турслет белән мавыктым. Мәктәптә укыганда ук район газетасында мәкаләләрем басылып чыга иде. Һәм һөнәр сайлаганда да, һич икеләнмичә Казан Дәуләт Университетының журналистика факультетына укырга кердем. Язмыш җилләре мине «Күңел» радиосына алып килде. Студент елларда ук «Хәерле иртә», «Серле сандык» тапшыруларын алып бардым. Университетны тәмамлауга, “Күңел” радиосына эшкә чакырдылар. Балалар өчен “Дәрестән соң”, хатын-кызлар өчен “Матурлык серләре ” тапшыруларын алып бардым, язучылар һәм шыгыйрьләр иҗатына багышланган “Шагыйрь йөрәге ” тапшыруын әзерләдем.

кунел радиосы номер телефона

Хисматуллина Алинә Рөстәм кызы,туры эфирда алып баручы

Хисматуллина Алинә Рөстәм кызы – Яр Чаллы шәһәрендә туып үстем. Казан федераль университетының журналистика бүлеген һәм Чаллы дәүләт педагогия университетының филология факультетын тәмамладым.

Студент елларым бик актив узды: төрледән-төрле конференцияләрдә, шәһәркүләм чараларда, концертларда чыгыш ясадым, бәйгеләрдә катнаштым: “Ел әйдаманы-2012” (Яр Чаллы,1 урын); “Королева выпускного бала-2012” (Иң мөлаем кыз); “Минем Матурым-2014” (Казан, 1 урын); “Сабантуе гүзәле-2014” (Яр Чаллы, 1урын); “Нәүрүзбикә-2015” (Казан,1 урын).

2014 нче елда “Чаллы-ТВ” телерадиокомпаниясе мине эшкэ чакыра. Бер елга якын “Яңалыклар”да диктор һәм корреспондент булып эшлим. Ә 2015 нче елны Казан шәһәренең “Барс-Медиа” компаниясенә килеп керәм. “TMTV” каналында һәм “TatarRadiosi”нда эшлим. 2016 нчы елның апрелендә туган шәһәремнең “Күңел” радиосына эшкә кайтам. “Күңелле димләү”, “Ике почмак”, “Кызыл келәм” проектларын булдырам. “Күңелле иртә” программасын алып барам.

Бүгенге көндә радиодан тыш “Татарстан-24” телеканалында “Яңалыклар” программасын, шәһәркүләм чаралар-концертлар алып барам.

Мин Яр Чаллы шәhәрендә туып устем. 52 нче урта гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлагач, Казан Идел буе Федераль университетына укырга кердем. Анда маркетолог hөнәрен үзләштердем.

Балачактан иҗатка гашыйк. Рәсем, җыр, бию кебек түгәрәкләрне уз иттем.

Актив тормыш яратам, бер урында утыру минем өчен түгел. Шуңа беренче курстан ук, староста, профорг вазыйфаларын башкардым. Аннан кала, “Чулман” татар яшьләре берләшмәсендә хезмәт куйдым. Даими рәвештә, студентлар арасында, “Мин татарча сөйләшәм”, “Миллэтара фестиваль”, “Карга боткасы”, “Сабантуй” кебек бәйрәмнәрне оештыруда башлап йөрдем.

Казанышларым өчен “Профкомның алтын составы” исемлегенә кертелдем.

Радиода эшләү-балачак хыялым. Студент чорында “Яшьләр радиосы” дип исемләнгән университет радиосында диджей булып эшләдем. Аннан соң, бу hөнәргә мэхэббэтем тагын да артты, шуңа үз көчемне “Күңел” радиосында сынап карарга булдым. Бүгенге көндә үз эшемне

Источник

Кунел радиосы номер телефона

Чаллы шәһәре хакиме Рәфкать Алтынбаев телерадиотапшырулар редакциясенә турыдан-туры эфирда эшләүче татар радиосын ачу идеясен тәкъдим итә. Чаллы шәһәр телевидение-радиотапшырулар редакциясе баш мөхәррире Абделхак Мостафа улы Батюшов әлеге идеяне тормышка ашыра. Яңа радиога ”Күңел“ дигән исем сайлана.

«Чаллы-ТВ» телерадиокомпаниясенең директоры — баш мөхәррир итеп тәҗрибәле журналист Шафигуллин Рахман Галимович билгеләнгәч, радиода көчле һәм инициативалы команда төзелә. ”Күңел“гә нигез салучыларның берсе буларак, Рахман Шафигуллин ярдәме белән радио да иҗади яктан усә.

1 август — ”Күңел“ радиосы 67,79 МГц ультракыска дулкынында эшли башлый. Ул Чаллы шәһәренен чыбыклы радиосы базасында булдырыла. Туры эфир студиясе шәһәрдән читтә- ”Алтай“радио һәм телевидение тапшырулар станциясендә урнаша. Радио җитәкчесе Илдар Төхбәтуллин, иҗади мөхәррире итеп Әгъния Миннебаева билгеләнә. Тапшырулар иртәнге сәгать 7 дән 23 сәгатькә кадәр алып барыла.

Ачылачак радиога эшкә урнашу теләге белән 200 кеше дикторлар конкурсында катнаша. Шулар арасыннан Райнур Вахитов, Сәрия Батуллина, Гөлчәчәк Минһажетдинова, Энҗе Абдуллина, Рузилә Гатиналар радиога алып баручы-диктор булып эшкә алына. Радионың ”Яңалыклар“ бүлегендә Зөлфия Хәмитова, Резидә Шакирова, Энҗе Гәрәева, Марина Минаевалар эшли. Беренче тавыш операторлары: Илнар Әскәров, Ринат Гыйззәтуллин, Илшат Әхмәтшин, Алмаз Букин, Рөстәм Әхтәмҗанов, Сергей Елькин.

”Күңел“ радиосын Чаллы шәһәре генә түгел, тирә-яктагы районнар – Тукай, Алабуга, Азнакай, Тубән Кама, Казан, Зәй, Мамадыш, Сарман, Әгерҗе, Менделеев, Мөслим, Минзәлә, Актаныш, Кукмара, Биектау, Балык Бистәсе, Байлар Сабасы, Балтач, Буа халкы да тыңлый. Яшь, талантлы коллектив эфирга чыгучы тапшыруларын кызыклы, мавыктыргыч итеп чын күңелдән һәр татар кешесе өчен әзерли. Шунлыктан яңа ачылган радио тиз арада халык мәхәббәтен яулый.

Декабрь аенда радиога яңа тавышлар: Лилия Закирова, Гөлия Хәйдәрова, Зөһрә Фатыйховалар эшкә алына.

”Күңел“ радиосына 1 яшь. Туган көн уңаеннан Яр буе паркы мәйданында зур чара оештырыла. Чаллы тарихында беренче тапкыр татар эстрадасының барлык артистлары бер сәхнәдә чыгыш ясый.

”Күңел“ радиосы техник яктан камилләшә. Радиореле элемтәсе булдырыла. Туры эфир студиясе шәһәргә Яшь Ленинчылар бульварындагы 9 нчы йортка (27/19) күчерелә. Радиода яңа хезмәткәрләр: Илшат Әюпов, Гөлнара Исламова, Әлфия Шәриповалар эшли башлый.

”Күңел“ радиосы сафларына Лилия Хәмидуллина, Радик Гыймаев, Рәшит Кашапов, Әлфия Ситдиковалар кушыла. Яңа проектлар, тапшырулар тормышка ашырыла.

Яшь алып баручылар өчен конкурс игълан ителә. Үзен сынап карау һәм популяр радиода эшләү теләге белән йөзгә якын кеше мөрәҗәгать итә. Нәтиҗәдә радиога ике алып баручы: Румил Кәрәмиев белән Альбина Исмәгыйлова эшкә алына. Шул ук елны “Яңалыклар” бүлегенә Лилия Мәхмутова эшкә килә.

Яшьләр өчен ”Аулак өй“ программасы старт ала. Әлеге проектны тормышка ашыру Лениза белән Айдар Гарифуллинга тапшырыла. Соңрак радиодагы яшь алып баручылар исемлегенә Айрат Габдуллин белән Зөһрә Сибәгатова да өстәлә.

Энтузиастлар бульварында ”Күңел“ радиосы гармунчылар өчен ”Уйнагыз гармуннар“ фестивале үткәрә. Шәһәр халкы алдында Кама аръягы төбәгендәге иң оста гармунчылар чыгыш ясый.

”Күңел“ радиосында ребрендинг үткәрелә. Яңа логотип ясала, формат һәм тапшырулар челтәре үзгәртелә. Алып баручылар техник яктан заман таләпләренә җавап бирүче яңа студиядә эфирга чыга башлый.

Интерактив сайт эшли башлый. Дөньяның теләсә кайсы почмагыннан ”Күңел“не online режимда тыңлау һәм карау мөмкинлеге булдырыла.

Шәһәр күләм ”Сабантуй гүзәле“ конкурсында ”Күңел“ радиосының үз номинациясе. ”Иң ягымлы тавышлы“ сабантуй гүзәле дип Таңчулпан Шәрипова табыла.

”Күңел“ радиосы Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиевага татар җыр сәнгатен үстерүгә керткән хезмәте өчен махсус бүләк- алтыннан эшләнгән КҮБӘЛӘК тапшыра.

1 нче август, туган көн уңаеннан эфирда ”Йолдызлар марафоны“ оештырыла. Иртәнге 7:00 – 23:00 сәгатькә кадәр туры эфирны татар эстрадасы йолдызлары алып бара. Марафонда 70 кә якын артист катнаша.

Декабрь аенда ”Евротур“ акциясе старт ала. Промо компаниядә 200 гә якын тыңлаучы катнаша. Ике җиңүче: Ландыш Хәмитова белән Гөлфия Кашаповага Европа илләренә сәяхәт итү мөмкинлеге бирүче сертификат тапшырыла.

“Күңел” радиосына Ришат Хажиев эшкә алына.

“Күңел” радиосына Байлар Сабасы һәм Биектау районнары кушыла. Без тиз арада әлеге районнарда да үз тыңлаучыларыбызны таптык.

Радиода яңа житәкче. Әлегә вазыйфага “Чаллы-ТВ” телевидениесендә “Тормыш мизгелләре”, “Еллар,юллар” тапшырулары авторы Резидә Ганиева билгеләнә.

”Развитие“ аналитика һәм маркетинг тикшерүләр үзәге нәтиҗәләре буенча ”Күңел“ радиосы иң озак һәм иң еш тыңланылучы радиостанция.

«Күңел» радиосында яңа җитәкче — Ашрафуллина Ләйлә Валерий кызы.

“Күңел” радиосына Мамадыш районы кушыла.

Алып баручылар Алинә Хисматуллина,Илгиз Исламгәрәев,Лилия Гатина эшкә килә.

«Күңел» радиосына җитәкче булып Гатина Рүзилә Раиф кызы билгеләнә.

“Күңел” радиосы филиалы Арча һәм Буа районнарында ачыла.

“Күңел” радиосы 92,6 FM ешлыгында сөйли башлый.

Алып баручылар сафына Рината Бәшәрова,Райнур Әгъләмов кушыла.

“Күңел” радиосы 20 еллык юбилеен Чаллының Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында зурлап билгеләп үтә.

28 нче январь-«ТНВ» каналының «Җырлыйк әле» тапшыруында катнашу.

8 нче март-«Күңелле автобус» чарасын үткәрү.

25 нче апрель-«Күңелдә калган җырлар» концертын үткәрү.

27 нче апрель- «ТНВ» каналының»Башваткыч» уенында катнашу.

9 нчы июнь-Тукай районы Сабантуенда катнашу.

26 нчы июль-Күңел пати дискотекасын оештыру.

1 нче август-Чаллы шәһәренең «Җиңү» паркында «Күңел» радиосының туган көненә багышланган чара үтә.

31 нче август-Чаллы шәһәренең «Арзан» сәүдә үзәгендә Республика көне уңаеннан концерт оештыру.

17 нче сентябрь- «Күңел» радиосы җитәкчесе Рүзилә Гатина ТР Премьер-министры А.Песошинның Рәхмәт Хаты белән бүләкләнә.

1 нче октябрь-Өлкәннәр көне уңаеннан Түбән Кама тыюлыгына сәяхәт.

3 нче октябрь-«Күңел» радиосының аллеясен утырту.

27 нче октябрь-Шәһәр урамнарында «Өлгер шофер»уенын үткәрү.

24 нче ноябрь-Чаллы шәһәренең «Арзан» сәүдә үзәгендә Әниләр көненә багышланган концерт үткәрү.

6 нчы декабрь-«Татар рухы һәм каләме» 9нчы Бөтенроссия журналистлар һәм массакүләм мәгълумат чаралары бәйгесендә Рүзилә Гатина җиңү яулады.

12 нче декабрь-«Ышаныч һәм куркынычсызлык»массакүләм мәгълумат чаралары республика бәйгесендә Альбина Басыйрова һәм Райнур Әгъләмов призлы урыннар алды.

27 нче январь-«Ел кешесе-2019» бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды.

Источник

Кунел радиосы номер телефона

кунел радиосы номер телефона

Валиева Алсу Равил кызы — музыкаль мөхәррир

кунел радиосы номер телефона

Узган тормыш юлында нинди иң төп вакыйганы билгеләп үтә алыр идең?

Кияүгә чыгу. Балалар туу. «Куңел» радиосында эшләү.

Кешедәге кайсы ике сыйфат синен өчен беренче урында?

Юмор хисе. Позитивлык.

Чынга ашкан һәм ашмаган хыялың?

Балалар туу. Чынга ашмаганнары — чынга ашкач!

Узеңнен холкыңны 3 сүз белән тасвирла…

Яхшы кунелле, мәрхәмәтле, кайвакыт үз сүзен бирмәүче.

Бәхет нидә?

Уземнең һәм якын кешеләремнең сәламэт булуы, гаиләдәге иминлек, куңел тынычлыгы, эчке гармония.

Шакирова Резеда Закир кызы — Яңалыклар бүлеге редакторы

кунел радиосы номер телефона

Узган тормыш юлында нинди иң төп вакыйганы билгеләп утә алыр идең?

Мәктәпне тәмамлау. Гаилә кору. Әни булу.

Кешедәге кайсы ике сыйфат синең өчен беренче урында?

Намус һәм кешелеклелек.

Чынга ашкан һәм ашмаган хыялың?

Алла бирсә, барлык хыялларым да чынга ашар дип өметләнәм.

Узеңнең холкыңны 3 сүз белән тасвирла…

Кызу, туры сүзле, нечкә куңелле.

Бәхет нидә?

Уземнең хэм якыннарымның сау-сәламәт булуында, балаларым өчен сөенеп яшәүдә.

Фатихова Зөһрә Мәвләви кызы — туры эфирда алып баручы

кунел радиосы номер телефонаУзган тормыш юлында нинди иң төп вакыйганы билгеләп утә алыр идең?

Тормыш очраклы вакыйгалардан тора… Уфада очраклы гына радиога эшкә чакырулары… Чаллыга килү. «Куңел»дә эшли башлау.

Кешедәге кайсы сыйфатлар синең өчен беренче урында?

Намуслылык, кешелеклелек, оптимист булу.

Чынга ашкан һәм ашмаган хыялың?

Кешеләргә кирәкле булу. Чит теллэр өйрәнү.

Узеңнең холкыңны 3 сүз белән тасвирла…

Туры сүзле, ачык йөзле, кешелекле…

Бэхет нидә?

Бәхет — үземнең һәм якын кешеләремнең исән-сау булуында, күңел тынычлыгында.

Исмәгыйлева Альбина Муллаханҗәр кызы — музыкаль мөхәррир

Хисматуллина Алинә Рөстәм кызы — туры эфирда алып баручы

1994 нче ел – мин тудым (бу төп вакыйга!);

2014 нче елда – “Сабан туе гүзәле” исемен яуладым;

2015 нче елда карьерама көчле старт бирдем.

Кешедәге кайсы ике сыйфат синең өчен беренче урында?

Мин эчкерсез һәм туры сүзле кешеләргә өстенлек бирәм.

Чынга ашкан һәм ашмаган хыялың?

Чынга ашмаган хыялларым бик күп. Бүгенге көндә мин алар өстендә эшлим. Иң зур хыялым – бәхетле хатын-кыз булуда.

Ә чынга ашкан хыялларым – бүгенге көнгә ирешкәннәрем.

Үзеңнең холкыңны өч сүз белән тасвирла…

Йолдызнамә буенча мин Арыслан. Үземнең холкымны да аныкына охшатам: тыныч һәм шул ук вакытта кызу канлы, максатчан һәм түзем.

Бәхет нидә?

Бәхет – әти-әниең исән, аяк-кулың урынында, күрә алу-ишетү, торыр урының, ашар ашың булуда.

Рината Бәшәрова — туры эфирда алып баручы

кунел радиосы номер телефона

Узган тормышыңда нинди иң төп вакыйганы билгелэп үтә алыр идең?

1. Университет тәмамлау;
2. Казан федераль университеты профкомынын “Алтын состав”ына керү.
3. “Күңел” радиосына эшкә урнашу.

Кешедәге кайсы ике сыйфат синен өчен беренче урында?

Гадилек. Әйткән сүзеңдә тору.

Чынга ашкан һәм ашмаган хыялың?

Радиода эшләү — балачак хыялы иде. Чынга ашты.
Чынга ашмаган хыял турында әйтмим, чынга ашса, белерсез.

Узеңнең холкыңны 3 сүз белән тасвирла…

Максатчан. Йомшак күңелле. Иҗатка гашыйк, хыялый.

Бәхет нидә?

Бәхет ул – гаилә иминлегендэ.

кунел радиосы номер телефона

Узган тормышыңда нинди иң төп вакыйганы билгеләп утә алыр идең?

Яраткан эшем бар. 2018 нче ел минем өчен бәхетле ел булып чыкты. Дипломлы булу.

Кешедәге кайсы ике сыйфат синең өчен беренче урында?

Чынга ашкан һәм ашмаган хыялың?

Хыяллар күп, ин мөһиме сау-сәламәт булу.

Узеңнең холкыңны 3 сүз белән тасвирла…

Уземә бик таләпчән, кеше хәленә керүчән, ярдәмчел, гади.

Бәхет нидә?

Бәхет ул — әти-әниеңнең исән булуы, саулык, яраткан кешең һәм эшең булу.

Әгъләметдинов Райнур Фоат улы — туры эфирда алып баручы
кунел радиосы номер телефона

Узган тормыш юлыңда нинди иң төп 3 вакыйганы билгелэп үтә алыр идең?

Туу, КГУга укырга керү, өйләнү.

Кешедәге кайсы ике сыйфат синең өчен беренче урында?

Чынга ашкан һәм ашмаган хыялың?

Журналистлыкка уку хыялы тормышка ашты, артист булуы әлегә менә ашмады.

Узеңнең холкыңны 3 сүз белән тасвирла…

Вакыты белән беркатлы, хыялый, кайчак җыйнаксыз

Бәхет нидә?

Эшеңне хөрмәт итү билгеләрен сизгәндэ, сине яратсалар.

Букин Алмаз Атлас улы — тавыш режиссёры

кунел радиосы номер телефона Узган тормыш юлыңда нинди иң төп вакыйганы билгеләп үтә алыр идең?

Кешедәге кайсы ике сыйфат синең өчен беренче урында?

Һөнәри осталык, кешеләр белән уртак тел табу.

Чынга ашкан һәм ашмаган хыялың?

Дөнья буйлап сәяхәт итү.

Үзеңнең холкыңны 3 сүз белән тасвирла…

Кызып китүчән, вакчыл, җүләр түгел.

Бәхет нидә?

Хаертдинов Алмаз Ринат улы туры эфирда алып баручы

кунел радиосы номер телефона

Узган тормыш юлыңда нинди ин төп вакыйганы билге лэп үтә алыр идең?

Кешедәге кайсы ике сыйфат синең өчен беренче урында?

Источник

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *